Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бигеш аэропортында самолет «корсагына» утырган

Әлеге вакыйга сәбәпле һава аланы вакытлыча ябылып тора.

Бигеш аэропортында өйрәнү очышлары вакытында Санкт Петербург дәүләт гражданнар авиациясе университетының Diamond-42 җиңелмоторлы очкычы белән гадәттән тыш хәл теркәлә. Вакыйга 13 июньдә була. Идарә итүдә җибәрелгән ялгышлыклар нәтиҗәсендә самолетның төшкәндә шасси стойкалары ябыла һәм ул «корсагына» утыра.  Бортта бу вакытта пилот-инструктор һәм курсант була. Бәхеткә алар имгәнми, ә менә очкычның үзенә зыян килә. 

Әлеге вакыйга сәбәпле һава аланы вакытлыча ябылып тора. Нәтиҗәдә ике Cessna-172 самолеты Бөгелмә аэропортына җибәрелә. Сочи һәм Антальяга очарга тиешле рейслар да тоткарлана. 1,5 ярымнан соң аэропорт эше кабат җайга салына. 

Хәзерге вакытта һава транспортын эксплуатацияләүдә иминлек таләпләренең үтәлешен ачыклау буенча тикшерү бара. Бу хакта Транспорт прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

фото: Идел буе транспорт прокуратурасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев