Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Биш буын очрашты

«Очрашуга кайткан 138 туган бүгеннән бер йодрык булып тупланды», - ди “Шәһри Чаллы”ның даими укучысы Рәзилә ханым Исмәгыйлева.

Мамадыш районы кече Сон авылда Исмагыйл бабай оныклары очрашты. Туганнар очрашуы турында шәһәрдәшебез, “Шәһри Чаллы”ның даими укучысы Рәзилә ханым Исмәгыйлева сөйләде. “Барлык уганнарны җыеп, күңелле очрашу үткәрү теләге моннан 10 ел элек үк барлыкка килгән иде”, - ди ул. “Төрле сәбәпләр килеп чыгып, ул шушы көнгә кадәр кичектерелеп килде. Узган ел Сабантуйга кайткач ук җыелмакчы идек, анда да барып чыкмады. Ә менә быел сүздә генә калмасын дип ныгытып сөйләштек тә, көнен үк билгеләп куйдык. 

Менә шулай, биш буын очрашып бәйрәм ясадык. Сабан туе була торган болында кырмыска күче кебек кайнаштык. Ирләр бер тирәдә корбан итеннән пылау, шашлык пешерде, кызлар өстәл әзерләделәр. Кемдер соңрак кайтып төште. Иң мөһиме-  барыбыз да диярлек җыелып беттек. Бер-беребезне җылы сәламләгәннән соң, табын артына утырышып, ата-бабаларыбыз, арабыздан киткән туганнарыбыз рухына дога кылдык. 

Бәйрәмдә иң өлкәнебез, легендабыз (без аны шулай атыйбыз) Зәйнәбикә апа да нур өстенә нур булып утырды. Нәселебез турында без белеп бетермәгән кызыклы фактларны сөйләде ул. Яшь буынга да аларны җиткереп калу булды бу. Ата-бабалары турында белеп, үзләре дә балаларына сөйләп калдырыр, дип ышанып калам. 

Гомумән, очрашуның асылы да шунда - туганнарны якыннанрак таныштыру, берләштерү. Бу өлкән буынның бурычы дип саныйм. Ә бит хәзер балалар бер-берсен белми. Ничек аралашсыннар соң алар таныш та булмаган килеш?! Әле бит башка төбәкләргә китеп яшәүче туганнар да бар бит. Менә мәсәлән, Можгадан ук кайттылар. Матур итеп саф татар телендә сөйләшүләре үзе бер искиткеч күренеш булды безнең өчен. Балалар да күз алдыбызда дуслашып, рәхәтләнеп уйный, көлешә башлады. Аларга без дә кушылдык. Хәтта яшь чактагы уеннарыбызны искә төшердек. Ул гына да түгел, Можгадан кайткан Гөлсинә апа чегән бию башкарып барыбызны таң калдырды. Ә Маратыбыз флейтада уйнады. Карап тордым, нәселебездә нинди генә талантлар юк икән бит дип. Рамил белән Наил өздереп гармунда уйнап күңелебезне ачты. Эх, минәйтәм, рәхәтләнеп бер-беребезне котлаштык, сый-хөрмәттән авыз иттек, бүләкләр тапшырыштык, җырладык, биедек, уеннар уйнадык.

Очрашуны оештыруга өлеш керткән Минзәлия апайның кызлары Илхамия белән Гөлиягә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук, башлап йөрүчеләребез, очрашу булсын дип бик күп көч куйган Нурфия белән Рафиска, тәмле пылау пешереп сыйлаган өчен Илнурга, без утырасы җирнең үләнен чабып тәртипкә китергән Илфатка чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Инде тыныч күңел белән әйтә алам, очрашуга кайткан 138 туган бүгеннән бер йодрык булып тупланды. Яшьләр дә күпме туганнары барлыгын белде, контакларын алыштылар. Әле төрле сәбәпләр аркасында бөтенесе дә җыелып бетә алмады. Әмма киләселәрендә алар да кайта алыр дип ышанып калам. Чөнки туганнар очрашуын тагын 2 елдан кабатларга сүз куешып таралыштык. 

Сүземнең ахырында шуны әйтәсем килә, барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Туганлык җепләрен саклап яшик! Без җиде буын бабабызны белергә тиешлебез. Шул чакта гына киләчәгебез якты, юлларыбыз туры булыр. Очрашканчыга кадәр, туганнар!”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев