Биш бала анасын 17 яшьлек кызны көчләүдә катнашуда гаеплиләр
Краснодар краенда яшәүче Наталья Панченко үз автомобилендә такси хезмәте күрсәткән. Бер көнне аны бер станицадан икенчесенә пассажирлар илтү өчен 2 мең сумга ялларга булганнар, ул мондый хакка шатланып риза булган.
Гамәлдә, анда бер чегән гаиләсеннән икенчесенә 17 яшьлек кызны урлаганнар. Кыз үзе моңа алдан ук ризалык биргән. Баксаң, мондый очракта кияү кәләшенең гаиләсенә калым түләми икән.
Кызның әнисе тавыш чыгарса да, ул үзе машинага чыгып утырган, юлда заправкалау станциясендә дә, машина тәгәрмәчен алмаштырырга туктаганда да тавыш чыгармаган.
Кияү йортына бары кергәч, кыз ниндидер сәбәпләр аркасында кияүнең дәү әнисенә ошамаган һәм ул аны өенә кайтарып куярга тәкъдим иткән. Әмма кыз йорттагы байлыкка күз йөгертеп чыккан да, биредә калырга, кияүгә чыгарга ризалыгын белдергән.
Наталья сүзләренә караганда, чегән гаиләсе аны табынга чакырган, хатынга биредә бераз калырга туры килгән. Ул арада, чегән халкында яшәп килгән гадәт буенча, кияү кәләшнең гыйффәтле булу-булмавын тикшергән. Барысы да алар теләгәнчә булган һәм Наталья, чегән бәйрәмендә кунак булып, өенә кайтып киткән.
Шул ук көнне кияүнең дәү әнисе белән туганнар арасында гауга килеп чыккан һәм һәркем үз йортына кайтып киткән. Кияү кәләшен дә үзе яшәгән җиргә алып барырга мәҗбүр булган, әмма анысына бу урын ошамаган. Наталья фикеренчә, яшь кыз әбинең бай йортын үзенең булачак милке дип күз алдына китергән, ә башкача тормышка риза булмаган.
Шул рәвешле, аны урлау һәм көчләү турында җинаять эше кузгатылган һәм биш бала анасы, көчләүдә катнашучы буларак, башкалар белән бергә хөкемгә тарттырылган.
Чыганак: Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев