Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бизнесын башлаучыга - остаз» проектында җиңүчеләр билгеле

Проектта җиңгән 9 яшь эшмәкәр тәҗрибәле бизнесменнар белән очрашты. Алар ел дәвамында остазлары белән бушлай эшли, киңәшләшә алачак.

Бу Рост һәм Бердәм Россия партияләре оештырган уртак проект. 

"Сезгә бәхет елмайды! 57 гариза арасыннан нәкъ менә сезнеке остазны кызыксындырырлык булган" дип котлады җиңүчеләрне Чаллының башкарма комитет башлыгы урынбасары Наталия Кропотова. "Эшмәкәрләр авыр шартларда икътисадны күтәрергә сәләтле. 2022 ел аларның никадәр актив, кыю, акыллы икәнен күрсәтте. Алар һәрвакыт "Без җиңәчәкбез!" диләр. Шушы уй белән проектны башлап, бер елдан нәрсәгә ирешкәнебезне уртаклашыйк" диде ул.

Проект җиңүчеләре:
1. Рената Әмирова, «Эрика» мода һәм бию театры 
Остазы – Диана Ерофеева («Фән фабрикасы, «Технокласс» робототехника клублары челтәре )
2. Элиза Галиева, ELIS ательесы
Остазы – Евгений Ивлев (Print Shop)
3. Игорь Ерофеев, армия ихтыяҗлары өчен җиһазлар һәм медицина эшләнмәләре җитештерү
Остазы – Раиль Миңнегалиев («СтройТраст»)


4. Екатерина Кашко, Mombini балалар киемнәре кибете
Остазы – Руслан Нигматулин («Далини» компанияләр төркеме)


5. Илья Лапочкин, текстиль тукымалар җитештерү
Остазы – Евгений Рачков («ТАТПРОФ», «ГринПро» промышленность паркы)
6. Анна Лебедева, Total Body фитнес студиясе
Остазы – Алисә Харисова («УМ-КА» башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы)
7. Дмитрий Метла, «Мультпро» киностудиясе
Остазы – Алексей Шишкарев (Эстетик Стоматология Үзәге)
8. Светлана Сәйфетдинова, Home Office коворкингы
Остазы – Павел Евдокимов («Инжиниринг Плюс»)


9. Кирилл Шестаков, «ПрофильЭнерго» ҖЧҖ, кабель челтәрләрен җитештерү
Остазы – Руслан Мостафин («Луч» ҖЧҖ).


Остазлар  ел дәвамында яшь эшмәкәрләрне бизнес серләренә төшендерәчәк, керемнәрен арттырырга ярдәм итәчәк. 

Проектның башлануы турында моннан укыгыз.

Проектның икенче этабы турында моннан укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев