Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Марат Юнысов хыялын тормышка ашырырмы?

“Танышлар да, мин белмәгән кешеләр дә акча сала», - ди блогер.

Сарман районы Дүсем авылында яшәүче Марат Юнысов кечкенәдән битендә миң белән яши. Инде 8 ел ул социаль челтәрләрдә үз блогын алып бара. Редакциябезгә кунакка килгәч, ул зур хыялы турында сөйләде. Соңыннан шәхси аккаунтында да машинасын алыштырасы килүе турында язып чыкты. Кулланылган булса да, яңарагына. Блогер дуслары Искәндәр Гайсин, Динә Вәлиева, Марсель Мөсәвиров әлеге хыялын күтәреп алып, мәгълүматны таратырга ярдәм итте.  

Чаллыда яшәүче бер пар аңа үз машинасын – 2010нчы елгы Приорасын тәкъдим иткән. “На ходу. Кирәк урынын үзең ремонтларсың. Икенче машинабыз бар, бездә монысы тик тора, әрәм булганчы, сиңа булсын. Безгә дә белгән кешегә бирүе рәхәт” дигәннәр. 

Марат машина өчен үзе җыйган 60 мең сумын түләгән инде. Подписчиклар җибәргән акча 20 мең диярлек җыелган. “Танышлар да, мин белмәгән кешеләр дә акча сала, исемен күрсәтмичә, “Хыялыгызны тормышка ашыру өчен” дип язучылар да бар” дип уртаклашты ул.  Марат килгән акчаларның чекларын сторисларында урнаштырып бара. Бурычын түләп бетерү өчен аңа тагын 35 мең сум акча кирәк. 

Марат Юнысов турында материаллар: 

Марат Юнысов: «Гаиләмнең таркалуына интернет гаепле»

Марат Юнысов: «Синең яныңда хатын-кызлар күп – көнләшәм», - диләр миңа»

Блогер Марат Юнысов турында фильм төшерделәр

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев