Ул бу хакта үзе хәбәр итте.
Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә аякларын югалткан блогер Рөстәм Нәбиев күпләр өчен үрнәк яшәү рәвеше алып бара.
Ул берничә тапкыр кулларында биек тауларга менде, матур итеп җырлый да. Хатыны Индира белән 3 бала тәрбияләп үстерә.
Рөстәм Нәбиев күптән түгел Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева белән дуэт яздырган иде. Шушы көннәрдә аның иҗади тормышында тагын бер вакыйга булды.
«Зифа апа Нагаева белән яздырган тәүге дуэтыбызны күпләр ошатты. Бик зур рәхмәт сезгә. Сөенечебез бар: «Әремнәрдән бал җыям» җырыбыз «Яңа татар җыры»ның финалына үтте. Җиңүчеләр Казанда узачак гала-концертта билгеле була», – диде ул.
Фото «Татар-информ»нан алынды.
Нет комментариев