Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 79 еллыгына бер тапкыр түләнә торган акча алдылар

«Бу беркемнең дә, бернәрсәнең дә онытылмаганын исбатларга мөмкинлек бирә», - ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10ар мең сум күләмендә акча түләде. Чаллыда андый 15 ветераныбыз бар. Акчалата ярдәмне алар апрель ае пенсиясе белән  алдылар.

"Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап ел саен Җиңү көненә  Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына Россия Социаль фонды бер тапкыр түләнә торган акча күчерә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы вакытларда фидакарь хезмәтләре өчен якташларыбызга чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә һәм беркемнең  дә, бернәрсәнең  дә онытылмаганын исбатларга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Акча алу өчен ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза бирү яки Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү кирәк булмады. Җиңүнең 79 еллыгына түләү Татарстан Социаль фонд базасында булган мәгълүматлар нигезендә  гражданнардан гариза кабул итмичә генә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев