Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бөртекләп җыйган акчаларым – 60 мең сумым җилгә очты»

Дубай блогерларыннан алданучылар кайтавазы.

Газетада һәм сайтыбызда «Чаллылылар Дубай блогерларыннан алданган» дигән язма чыкканнан соң кайтавазлар һәм комментарийлар килде. 

Үз фикерен калдырган ханым – чираттагы алданучыларның берсе. Ул газета укучыларга үз исемен әйтергә теләмәде. 

– Мин юлламаны май аенда ук беренчеләрдән булып алып куйдым. Отпускны туры китереп, тур өчен август аен сайладым. Улым – студент, аны эшкә дә кермәскә үгетләдем, янәсе, чит илгә китәбез, диңгездә ял итәбез. Вакыты җитә башлагач, борчыла башладым. Язам, һаман: «Көтегез, бәлки соңракка күчерерә туры килер», – диделәр. Эчем пошса да каршы язмадым, ярар, дидем. Ял итәргә дип әйберләр алдык – киемнәр, кремнар, алар үзләре 10 мең сумга төште. Әнә, хәзер тутырылган сумкада яталар. Анда баргач тотарга дип дирханнар алдык, аларын да алыштырырга кирәк инде. Көне килеп җиткәч, паника башланды. Кызулый башлап, моңарчы Илүсә белән генә язышсак та, Раушанга яздым. Ачуланып, «Иремә язмагыз!» – диде, көтәргә кушты. Шул ук вакытта блогерлар аша ялга барган тагын бер-ике кеше белән языша башладык. Берсе бик ошатканын, тагын барачагын язды, икесе шикләнә башлаганын әйтте. «Миңа билгесезлек кирәкми, кайчан барасыбызны әйтегез», – дип язгач, техник сәбәпләр аркасында сәяхәтнең кичектерелүен хәбәр иттеләр, ноябрь, декабрь айларында уңайлы вакытны сайларга тәкъдим иттеләр. Башта ун көн ял турында килешенгән иде, тора-бара җиде көнгә калды. Ярый, ичмасам бер атнага булса да барыйк, дидем.

Безгә билгеләнгән көннәрне Илүсә белән Раушанның әбиләре килүен сторисларында күрсәттеләр. Вип-тур белән, Казаннан ук каршы алып. Ачуым килде инде, менә бит, җаен тапканнар! Ә безне чакыручы юк. Шулай итеп, бөртекләп җыйган акчаларым – 60 мең сумым җилгә очты! Моңарчы башым авыртмаган икән, дидем. Әниләрем олы яшьтә, аларны карыйм, берүзем җигелеп дөнья көтәм – һич көтелмәгән яктан китереп сукты бу хәл миңа. Башка сыймый.
Ничек ышандыммы? Соң, ябынган бит! Андый кешеләр начар юлда булмас, дидем. Улым ачулана, беркатлы син, әни, дип. Дәшмим инде. Аннары ул Илүсәне жәлләп тә куям – йөкле бит, аңа да авырдыр, дим. Бу хәлләрдән баласын югалтып, гөнаһы төшмәсен, дим. 

Хәзерге вакытта дусларым киңәше буенча полициягә мөраҗәгать итәргә дип торам, зыян күрүчеләрнең Телеграм төркеме бар икән, шуны табып, бергәләп уйлашырга инде, нишләргә кирәклеген.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев