Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозсаң - штраф түлә!
Җитәкчеләр саклык кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
РТ буенча кече суднолар дәүләт инспекциясенең Чаллы үзәге башлыгы Әбүзәр Ногманов кышкы чорда су объектларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, 2024 елда Татарстанда су объектларында үлүчеләр саны 2023 елга караганда 18 процентка кимегән. 67 кеше, шул исәптән 5 бала батып үлгән. 2023 елда бу сан 82 булган.
Чаллыда исә суда батучылар саны арткан. 2023 елда бер кеше үлсә, быел суда 3 кешенең гомере өзелгән. Аның икесе йөзә белми торган чит ил гражданнары, берсенең шәхесе ачыкланмаган.
Сулыкларда боз катламы ныгып өлгермәсә дә, балыкчылар боз өстенә йөри башладылар. Чаллыда халык күп йөри торган 8 урын, 4 җәяүле юлы, транспорт белән бозга төшү өчен 2 урын бар. Кече суднолар дәүләт инспекциясенең Чаллы үзәге инспекторлары бу урыннарны даими контрольдә тоталар, бозның калынлыгын үлчиләр, мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында профилактик очрашулар үткәрәләр, лекцияләр укыйлар.
Кышкы чорда су объектларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен гадәтттәнт тыш хәлләр комитеты оештырылды. Чаллыда патрульдә йөрү өчн өч районда мобиль эшче төркемнәр барлыкка килде. Алар шәһәр территориясендәге барлык сулыкларны контрольгә алып, гражданнарның гамәлдәге кагыйдәләрне үтәүләрен тәэмин итәргә тиеш.
Әбүзәр Ногманов әйтүенчә, калынлыгы 7 сантимердан ким булган боз өстенә керергә ярамый. Кагыйдәләрне бозучыларга штраф яный. Аның күләме түбәндәгечә:
– гражданнарга – 1500-2000 сум;
– юридик затларга – 50 000 - 70 000 сум;
– җитәкчеләргә – 5000 -7000 сум.
Әбүзәр Ногманов шәһәрдәшләрне боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, балаларны караучысыз калдырмаска чакырды.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев ныгып бетмәгән бозлыклар өстендә балык тотучыларны үлем белән рулетка уйныйлар дип бәяләде.
«2017 елда Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында аталы-улы балыкчылар батып үлде. Аларны кадерле кешеләре исән-сау килеш озатып җибәреп, үле килеш каршы алды. Анага берьюлы ике зур кайгы килде. Мондый авыр хәлләрдән үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев