Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Боз сарае” тукталышына кадәр трамвай йөрмәячәк

Сәбәбе ремонт белән бәйле.

27 сентябрьдан “Сөембикә проспекты” тукталышыннан “Боз сарае”на кадәр трамвайлар йөреше вакытлыча туктатыла. Сәбәбе «Домостроитель» җир асты кичүендә ремонт баруы белән бәйле. 8, 9, 10 маршрутлар хәрәкәте үзгәрде. 

“10нчы санлы трамвай Вахитов проспектына һәм ЮХИДИ тукталышына кадәр йөри. 9нчы маршрут Мәскәү, Яшьлек проспектларына, “Ленин проспекты” тукталышына кадәр һәм кире юнәлештә хәрәкәт итә. Шул ук схема буенча 8 маршрут та йөри, кире юнәлештә Чаллы проспекты буенча хәрәкәт итә. Чикләүләр 15 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак”, - дип сөйләде «Электротранспорт» ҖЧҖ эксплуатацияләү буенча генераль директор урынбасары Вячеслав Мигунов.

Исегезгә төшерәбез, Машина төзүчеләр (Машиностроительная) урамыннан Сидоровка посёлогына таба да 3,6,7 маршрутлар да вакытлыча туктатылды. Анда тимер юлларны төзекләндерәләр (бу хакта монда яздык)

"Электротранспорт" предприятиесе трамвайлар хәрәкәтенең яңа схемасын тәкъдим итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев