Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМП табибы авыргач Эльбрус тавына менгән

«Үземә «вызов» ясарга булдым», - ди ул.

Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең ультратавышлы диагностика бүлеге мөдире Роман Джумабаев Европаның иң биек тауларының берсе – Эльбруска менде. Тауның биеклеге – 5642 метр.

Искәртергә кирәк, Эльбруска 18 кешенең бары тик 4се генә менеп җиткән. Юлга 8 сәгать вакыт кирәк булган.  

«Аркама ике операция кичергәннән соң, үземә «вызов» ясарга булдым. Авыртулар бетмәде. Спорт белән шөгыльләнергә, нык булырга туры килде. Европаның иң биек тавына менү үземне сынау өчен менә дигән чара дигән фикергә килдем. Онытылмаслык хис-тойгылардан тыш, үзенчәлекле рәвештә яраткан клиникам турында белгертә алдым», – ди Роман Джумабаев. 

Тау башында табиб БСМП язуын кадап куя.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев