Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМПның баш табибы ТР Рәисенә заманча җиһаз күрсәтте

Әлеге технология нәтиҗәсендә күп пациентларның гомере сакланды.

«Казань Экспо»да Сәламәтлек саклау министрлыгының 2023 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегия  булды. Күргәзмә дә оештырылган иде. 

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев Татарстанның инновацион казанышлары стендында шәхси стент-графтлар турында сөйләде.

Стент-графтларны аорта аневризмасы (аортаның капчык кебек киңәюе нәтиҗәсендә тамырның бер өлеше шартлап кеше үләргә мөмкин) кебек җитди чирләрне дәвалаганда кулланалар.

Бүгенге көндә Чаллы хастаханәсендә 3 д форматында организмдагы үзгәрешләр булган урыннарның күчермәсен ясап була. 

Шәһәребез хастаханәсе казанышларын чагылдырган стендны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карап, күп кешенең гомерен саклап калган технология белән танышты. 

Фотолар сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП сәламәтлек саклау Яңа технологияләр