Бу чарадан берәү дә читтә калырга тиеш түгел!
Яңалыклар тасмасы

Бу чарадан берәү дә читтә калырга тиеш түгел!

Мэр сүзләренчә, икеайлык кысаларында өмәләр көн саен үткәреләчәк.

1 апрельдән Чаллыда санитар-экологик икеайлык чаралары башланды. Аларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре дә кушылды. Нигездә, җитәкчеләр һәм хакимият белгечләре Чаллы проспектларын чүп-чардан арындырды. Барлыгы алар 30 гектарга якын мәйданны тәртипкә китерде.

Шәһәр мэры белдерүенчә торган җирне чиста тоту – ул һәркемнең изге бурычы. “Безнең барыбызда үз-үзен, якыннарын, шәһәрдәшләрен хөрмәт итәдер. Моны кулга эш коралы тотып та исбатларга кирәк. Калабызны чистартуда һәркем өлеш кертсен иде”, - дип белдерде Наил Мәһдиев.

Мэр сүзләренчә, икеайлык кысаларында өмәләр көн саен үткәреләчәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев