Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы симптомнарсыз югары температура булу очракларын аңлатты

Мондый инфекцияләр тәэсирендә организмда интоксикация башлана.

«Балабызның кисәк кенә 39-40 градуска кадәр температурасы күтәрелде. Үзендә бернинди салкын тию билгеләре дә юк. Бу ни булыр икән?» 

Соңгы көннәрдә Чаллыда шундый очраклар хакында еш ишетелә башлады. Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, без балалар табибы Вазыйх Ситдыйковка мөрәҗәгать иттек. 

«Бу очракта кешедә кискен вирус һәм бактериаль инфекция булырга мөмкин. Температура 39дан да югары булса ОРВИ яки пневмония дип шикләнергә була. Әлеге авырулар башта үзләрен артык сиздерми дә тора ала, шул сәбәпле өстәмә билгеләре дә күзәтелми.  Шуңа да үзлектән дәваланмый, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Хәлне бераз җиңеләйтү өчен күбрәк сыеклык эчәргә була. Чөнки мондый инфекцияләр тәэсирендә организмда интоксикация башлана. Су белән исә агулы матдәләр чыгып китә. 
Шулай ук симптомнарсыз югары температура гади салкын тию, коронавирус инфекциясе, аутоиммун һәм онкологик авырулар вакытында да күзәтелергә мөмкин. 
Ә инде температура өстенә косу, эч китү, авырту, аппетит булмау, хәлсезлек кебек билгеләр өстәлсә, бу очракта инде ротавирус инфекциясе турында фикер йөртергә була. 
Төгәл диагноз кую өчен шифаханәдә тикшеренүләр үтәргә, анализлар тапшырырга кирәк», – диде табиб.  

Илшат Солтанов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек