Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда легендар Владимир Высоцкийны искә алалар

Бүген актер, шагыйрь һәм бард Владимир Высоцкийның үлеменә 44 ел тулды.

Бүген, 25 июль,15:00 сәгатьтә Чаллының тарих-туган якны өйрәнү музеенда актер, шагыйрь һәм бард Владимир Высоцкийны искә алачаклар. Чарага килүчеләргә “Владимир Высоцкий: хәтер урыннары һәм кешеләр” дип аталган документаль фильм күрсәтеләчәк. 

Шулай ук биредә талантлы шәхескә багышланган фотографияләр күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк. Аңа багышланган китаплар белән дә танышырга мөмкин булачак.  

17:00 сәгатьтә исә Владимир Высоцкий мәйданында “Ачык микрофон” дип аталган чара үткәрергә дә исәп тоталар. Анда теләге булган һәркем катнашып, Высоцкийга карата булган уй-фикерләре белән уртаклаша һәм шигырьләр укый ала. Чара дәвамында автор җырлары клубы тарафыннан концерт та оештырачаклар. Анда Татарстанның һәм Чаллының танылган автор-башкаручылары, артислары, язучылары катнашуы көтелә. 

Белешмә өчен: 

1974 елның июнь аенда Владимир Высоцкий Чаллыга Мәскәүнең «Театр на Таганке» театры белән ун көнлек гастрольгә килә. Cпектакльләр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда куела. В. Высоцкий «Кама» кунакханәсенең 38нче бүлмәсендә яши. Бер генә көнгә В. Высоцкий Түбән Камага да чыгыш ясарга барып килә. Театр гастрольләре һәм Высоцкийның КамАЗ төзүчеләре каршындагы чыгышлары турында «На Волге широкой» киножурналында күрсәтелә.

2003 елның 29 ноябрендә Чаллының 1989 елдан Высоцкий исемен йөртүче мәйданында (Муса Җәлил проспектыннан Гидротөзүчеләр урамы буйлап төшкәндә, сул якта «Камгэсэнергострой» идарәсе каршында, скверда) һәйкәл урнаштырыла. 2007 елның ноябрендә аны яңарту-төзәтү эшләре башкарыла.
Һәйкәл идеясе авторы һәм архитектор — Владимир Нестеренко.

фото: ачык чыганаклардан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев