Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз

Чаллыда сайлау участоклары ачылды.

Бүген, 8 сентябрьдә, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Чаллыда  иртәнге җидедә  173 сайлау участогы  ачылды.

Тавыш бирүчеләр исемлегенә  395 меңнән артык  чаллылы  кертелгән. Аларның күбесе, 152 мең 489ы, шәһәрнең Үзәк районында  яши. Автозавод районына – 132 мең 557, Комсомол районына – 110 мең 759 сайлаучы туры килә.

Мәгълүм булганча, сайлаучыларга  ике бюллетень бирелә. Алар ярдәмендә 100 депутат сайланачак, шуларның 50се – бер мандатлы округлар буенча, анда һәр округ бер депутатны тәкъдим итә, тагын 50се – партия исемлекләре буенча.

Сайлау участоклары кичке сигезгә кадәр эшләячәк. Үз тавыш бирү урыныңны Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында  табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев