Бүген Рахман Галим улы Шәфигуллинның гомер бәйрәме!
Иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Язучы, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллының мактаулы гражданы, «Чаллы-ТВ» беренче региональ телерадиокомпаниясен оештырган, «Шәһри Чаллы» газетасын ачуга да үзеннән зур өлеш керткән, соңрак газетаның баш редакторы да булып эшләгән Рахман Галим улы Шәфигуллинның 2 июньдә матур бәйрәме – туган көне.
Хөрмәтле Рахман Галимович! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Без Сезне бернәрсәгә дә битараф булмаган, үткен фикерле, сизгер күңелле җитәкче буларак беләбез. Максатчанлык, оста оештыру сәләте, төгәллек, киң эрудиция – сезнең холкыгызга хас асыл сыйфатлар. Тормышта яулаган үрләрегез, ирешкән уңышларыгыз да шул сыйфатлар белән бәйледер. Сез теләсә нинди проблеманы кабыргасы белән куеп, аны зур үҗәтлек белән чишә алуыгызны эштә күрсәттегез. Сәләтегезне кызганмый эшли белүегез, кыю карарлар кабул итүегез белән аерылып тордыгыз. Нинди генә эшкә алынсагыз да, аны ахырына чаклы башкарып чыктыгыз.
Туган көнегез белән тәбрикләп, Сезгә саулык-сәгадәт, рух ныклыгы, күңел күтәренкелеге, бәрәкәтле имин тормыш телибез. Якыннарыгызның кадерлесе булып, хәерле озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Олы ихтирам белән «Шәһри Чаллы» газетасы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев