Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген җылы, әмма үзгәрәчәк

Синоптиклар боз яву ихтималы бар диләр.

Бүген Татарстанда атмосфера фронты узу сәбәпле җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итте.

Көндез һәм кичен төбәк территориясендә кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Кайбер урыннарда, яшенле яңгыр яварга мөмкин, боз яву ихтималы да бар.
Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен көнбатыш һәм төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Җилнең тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Синоптиклар фаразлавынча Татарстанда көннең якты вакытында һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр җылы булачак. 

Хәзерге вакытта Чаллыда 21 градус җылы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы боз ява