«Дәүләт Думасына депутатлар сайлау аеруча мөһим, чөнки мәгариф өлкәсенә кагылышлы карарлар да, нәкъ менә шушы орган тарафыннан кабул ителә», - ди Зөфәр Гарипов.
Быел Татарстанда яшәүче 40 меңнән артык яшь кеше беренче тапкыр сайлауларда катнаша. Алар арасында Чаллыдан Зөфәр Гарипов та бар. Ул Чаллы Педагогия көллияте студенты.
Булачак укытучы, сайлауларда катнашуның мөһимлеген яхшы аңлый. Аның фикеренчә, һәр гражданин үзенең сайлау хокукыннан файдаланып, илнең киләчәгенә кагылышлы карар кабул итүдә үз өлешен кертергә тиеш. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау аеруча мөһим, чөнки илдәге күп кенә законнар, шул исәптән мәгариф өлкәсенә кагылышлы карарлар да, нәкъ менә шушы орган тарафыннан кабул ителә.
«Мин педагог һөнәрен үзләштерүче буларак, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләргә битараф түгелмен. Укытучыларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары, хезмәт шартларын яхшырту, яшь педагогларга бирелә торган мөмкинлекләр һәм ташламалар да законнарга бәйле. Ә инде аларны нәкъ менә Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим итә. Шуңа күрә сайлауларда катнашырга бик теләп килдем», – ди Зөфәр.
Мәгълүм булганча, беренче тапкыр тавыш бирүче чаллылылар сайлауларда бүләкләр дә ала. Зөфәр Гариповка да Чаллының Халыклар дуслыгы йорты бинасында урнашкан сайлау участогында милләтләр дуслыгы турында журнал, күкрәк лентасы, наклейка һәм «Время молодых» фестиваленә купон тапшырылды.
Нет комментариев