Булачак укытучылар җәмгыять белеме урынына профильле БДИ тапшыра башлаячак
Бу хакта РФ Мәгариф министры хәбәр итте.
Россия Мәгариф министрлыгы педагогика югары уку йортларына укырга керү кагыйдәләрен үзгәртәчәк. Аның буенча профильле юнәлешләргә укырга керүчеләргә сайланган фәннән БДИ тапшырырга туры киләчәк. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте.
«Математика», «физика/астрономия», «информатика», «химия», «биология», «рус теле» һәм «әдәбият» профильләре буенча педагогик юнәлешләргә укырга кергәндә җәмгыять белеменнән БДИ укырга керү өчен мәҗбүри сынау буларак исәпкә алынмаячак. Аның урынына абитуриентларга профильле фәннән имтихан тапшырырга туры киләчәк.
Министр әйтүенчә, үзгәрешләр көчле белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән. Канун - 2026 елның 1 сентябреннән, ә яңа кагыйдәләр 2027/2028 уку елының кабул итү кампаниясеннән гамәлгә керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев