Бушлай кабул итәләр
Шәһәр халкының сәламәтлеген кайгыртып, Мәскәүдән табиблар килә. Төгәлрәге, бронх-үпкә авыруларын ачыклаучы Россия Респиратор җәмгыяте белгечләре 6 октябрьдән 6нчы шифаханәдә түләүсез кабул итү оештыра. Алар иртәнге сәгать 10нан кичке 19.30га кадәр эшләячәкләр. Шулай да, чиратларны булдырмау өчен түбәндәге кабул итү тәртибе кертелә: - 10.00 сәгатьтән 11.00гә кадәр "2нче шәһәр хастаханәсе" һәм...
Шәһәр халкының сәламәтлеген кайгыртып, Мәскәүдән табиблар килә. Төгәлрәге, бронх-үпкә авыруларын ачыклаучы Россия Респиратор җәмгыяте белгечләре 6 октябрьдән 6нчы шифаханәдә түләүсез кабул итү оештыра.
Алар иртәнге сәгать 10нан кичке 19.30га кадәр эшләячәкләр. Шулай да, чиратларны булдырмау өчен түбәндәге кабул итү тәртибе кертелә:
- 10.00 сәгатьтән 11.00гә кадәр "2нче шәһәр хастаханәсе" һәм "2нче шифаханә", сугыш ветераннары госпитале (8нче хастаханә) пациентлары;
- 11.00 сәгатьтән 12.00гә кадәр "3нче шифаханә"гә беркетелгән гражданнар;
- 12.00 сәгатьтән 13.00гә кадәр "4нче шифаханә"гә беркетелгән гражданнар;
- 13.00 сәгатьтән 15.00гә кадәр "5нче, 9нчы шифаханә"гә беркетелгән гражданнар һәм "5нче шәһәр хастаханәсе" пациентлары;
- 15.00 сәгатьтән 16.00гә кадәр "6нче шифаханә"гә беркетелгән гражданнар;
- 16.00 сәгатьтән 17.00гә кадәр "7нче шифаханә"гә беркетелгән гражданнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев