Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Быел Чаллыда кайсы проспектлар ремонтлана?

Бу хакта мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев 2026 елда кайсы проспектларның ремонтланачагы турында сөйләде.

«Татарстан җитәкчеләре һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән шәһәр юлларын ремонтлауга ел саен җитди финанслар бүлеп бирелә. Алар ярдәмендә юллар норматив нормаларга туры килерлек итеп ремонтлана. Быел шәһәрнең төп проспектлары – Муса Җәлил, Тынычлык һәм Яр Чаллы проспектлары төзекләндерү бурычы тора», – диде ул. 

Исегезгә төшерәбез, Тынычлык проспекты 2019 елда яңартылды. 
Наил Мәһдиев Мәскәү проспектының икенче чиратын төзү кирәклеген дә искәртте. Моның өчен 2,9 млрд сум акча кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Чаллыда юллар төзү