Быел Татарстанда 200 км юл ремонтланды
Яңалыклар тасмасы

Быел Татарстанда 200 км юл ремонтланды

2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы проектлар тормышка ашырылды.

 

 

Татарстан республикасында  «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 200 км юл яңартылды.

Бүгенге көндә әлеге проект буенча планлаштырылган барлык объектларда төзекләндерү һәм яңарту эшләре 100 процентка башкарылды. 

Барлыгы 200 километрдан артык юл тәртипкә китерелде. Бу эшләр 14,2 млрд сумга төште. Аның 7,1 млрд сумы федераль бюджеттан бирелде.

Проектның төп юнәлешләре – шәһәр агломерацияләре, төбәк һәм җирле юллар челтәре.

Сүз уңаеннан, быел Казан агломерациясендә 21,8 км озынлыкта юллар төзекләндерелгән, аларның 7 километры – Казан шәһәренең урам-юллар челтәре. 

Чаллы агломерациясендә 11,3 км автоюл тәртипкә китерелде. Яшьлек проспектының Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр өлеше яңартылды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Юлларны капиталь ремонтлау Федераль программа Илкүләм проект

Нет комментариев