Яңалыклар тасмасы
Бәйрәм иртәсендә өч бала әнисез калган: «Риваять» төркеме җитәкчесенең хатыны 40 яшьтә бакыйлыкка күчкән
1290
0
0
“Риваять” этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов гаиләсендә зур кайгы. Кичә төнлә хатыны Луиза үлеп киткән. Аңа әле 7 майда гына 40 яшь тулган булган.
– Хатыным авырый иде. Төнлә хәле авырайды, аңын югалтты да үлеп китте. Олы кызыма — 15, кечкенә балама 6 яшь. Авыр чагымда дусларым, туганнарым, җырчылар янымда. Ике яктан әти-әниләр исән сау. Ничек тә көчле булырга кирәк. Балаларны аякка бастырасы бар, – ди ул.
Луизаны кичә Казанның Константиновка бистәсендәге зиратка җирләделәр.
Русланга Ралинә, Аяз, Ризванны исән-сау үстерүен телибез. Сабырлык сезгә!
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев