Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чәчәкләр үстереп, күңелгә юаныч табам»

Үз кулларың белән ишегалдын матурлау кыен түгел, моның өчен гүзәллек тудыру теләге һәм бераз фантазия генә кирәк.

Кемдер ишегалдында чәчәкләр һәм агачлар утырту белән чикләнсә, кайдадыр тулы чәчәк композицияләре тудыралар, аңа өстәп, агачтан конструкцияләр дә ясыйлар. 46/05 йортында яшәүче Люция Хәсәншина әнә шундыйлардан.  

– Бернинди конкурста да катнашмыйбыз. Үзебез өчен матурлыйбыз. Бу йортта мин 40 еллап яшим инде. Башта чәчәкләр генә утырта идем. Былтыр улым Алмаз белән киңәшләштек тә, кечкенә күпер һәм ясалма буа эшләп куйдык. Ул да минем кебек тынгысыз, эшсез утыра белми. Эштән кайта да дус малае Саша белән подъезд төбенә чыга – төн җиткәнче шунда мәш киләләр. Кисәләр, турыйлар... Белмәгән нәрсәләрен интернеттан карыйлар. Аларга булышырга оныгым Альмир да чыга әле! Менә бу брусчаткаларны ул җәйде. Кечкенә күперне ясагач, ясалма буага чиста су да салып куйгач, подъезд төбе күзгә күренеп үзгәрде. Тагын нәрсәдер эшлисе килә башлады. Шуңа быел уйладык та, Убырлы карчыкныкы кебек тавык тәпиләрендә басып торган йорт төзеп куярга булдык. Әле менә шуны эшләп бетерәселәре бар, – дип сөйләп китте Люция ханым, барысын да күрсәтеп. 

Чыннан да, бик матур: әнә, буада, каз-үрдәкләр йөзә, фламинголар горур басып тора, чәчәкләр белән үрелгән күпердән читтәрәк Убырлы карчык йорты. 

– Төнлә дә матур булып торсын дип, гирляндалар элдек. Фламинголар, ләкләк-торналар, суда йөзеп йөргән чәчәкләр яна торган. Кайберләрен үзем маркетплейслардан заказ белән кайтардым, кайберләрен күршеләр чыгарып бирде. Шунысы сөендерә: гүзәллекне күрә белүчеләр бар. Андыйлар яныма килеп рәхмәт әйтәләр, подъезд төбендә басып тору рәхәтлек китерә диләр. Тик төрле кеше бар инде, нишлисең... Кемдер бу шөгылемне аңламый... Мин барыбер үземчә эшлим. Әле Убырлы карчык йорты янына шарлавык куймакчы булабыз. Аны ничек ясарга кирәклеген улым интернеттан карап куйган инде. Күрше подъезд янына чылбырлы чиләк белән кое ясарга планлаштырдык, – ди әңгәмәдәшем. 

Люция ханым бөтен нәрсә дә контрольдә булырга тиеш дип саный. Төрле кеше бар бит: кемдер фотога төшереп кенә калмый, урлашырга да тартынмый. Шунлыктан ишегалдына видеокүзәтү камералары урнаштырган ул. 

– Бар эштә дә ярдәмчем, күршем Татьяна Бахмутова бар минем. Безнең подъезд төбендә күпер булгач, улым Алмаздан ул да күпер сорады. Шулай бер-беребезгә киңәшләр биреп, ике подъезд территориясен карап торабыз. Әле минем бакчам да бар, анда да эшләргә кирәк. Авырсынмыйм анысы, мондый эшләр рәхәтлек китерә. Ун еллап ЖЭК тармагында эшләдем, хәзер алты ел лаеклы ялда. 

Җиде ел элек ирем үлде. Яшисе иде дә бит әле!.. Бу шөгылем белән онытылырга тырышам, үземчә юаныч табам. Аллаһка шөкер дим, улым, кызым бар. Аннары, иремнең бертуган сеңлесе үлгәч, аның ике баласын опекунлыкка алып, үзебез үстергән идек. Алар белән дә аралашып торабыз, гел килеп торалар. Улым белән кызым да күптән үзләре әти-әниләр. Гаиләбез ишле. Шул рәхәтлекләрне, оныклар үскәнен ирем генә күрә алмады, – ди Люция ханым, күз яшьләрен яшерергә тырышып. 

«Әле бит безнең планнар зурдан. Тагын килеп, карап китәрсез», – дип, Люция Хәсәншина мине кабаттан кунакка чакырып калды. «Дөньяны матуррак итәргә телисең икән, моңа бернәрсә дә комачауламый», – диде ул.

/  Гөлия Ибатуллина фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев