Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы активистлары тагын СВО зонасына җыена

Хәзер алар гуманитар ярдәм җыя.

«Мирный» ТОС рәисе Ольга Айдимирова һәм хезмәттәше Илгиз Сәгыйдуллин тагын СВО зонасына барырга җыена. 31 январьда алар Белгород өлкәсенә юл тотачак. Февраль аенда - Донецкига. 430нчы полк, «Тимер» батальонына гуманитар ярдәм тапшырачаклар. Март аенда госпитальгә барырга планлаштыралар. 

Хәзерге вакытта волонтёрлар кирәк-яраклар җыю белән мәшгуль. Гуманитар ярдәм «Навигатор» социаль үзәгендә кабул ителә. Олы йөрәкле кешеләр юк түгел, ди Ольга Айдимирова. «Вилюй» идарә итү компаниясе 2 инвалид коляскасы тапшырган. 

Искәртергә кирәк, шәһәребез активистлары Ольга Айдимирова белән Илгиз Сәгыйдуллин ерак юлга беренче тапкыр чыкмый. «Йөрәгебез шулай куша», диләр. Илгиз Алмасович эшен калдырып хәтта үз машинасы белән йөри. 

«Атна-ун көнгә чыгып китеп, бизнесым аксый. Әмма үкенмим. Иң беренче урында хәрбиләргә ярдәм итү бурычы тора», – ди. 

Волонтёрлар турында тулырак монда язылган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев