Артистлар җыр, биюләр бүләк итәчәк.
Иртәгә 15 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда әниләр көненә багышланган концерт була.
Концертка шәһәрнең төрле тармакларында эшләгән әниләр чакырулы. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре дә мәртәбәле кунаклар булачак.
Әниләрне Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлаячак.
Шәһәрнең иҗат коллективлары, популяр җырчылар әниләребезгә үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итәчәк.
Нет комментариев