Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы артисты юбилеен үзе алып барды

«Мин – бәхетле артист», - ди ул үзе турында.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артисты Илфат Әскәров 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул көнне туган театрында тамашачыларга «Диләфрүзгә – дүрт кияү» спектаклен күрсәттеләр. Музыкаль комедияне тамашачылар җылы кабул иттеләр.

Илфат Әскәров театр сәхнәсендә дистәләрчә рольләрдә уйнады. Ул Ш.Идиятовның «Город Брежнев» фильмында улы Аяз белән бергә төште. Бу хакта монда яздык. 

«Мин – бәхетле артист. Рольләремне яратып уйныйм. Улымда да татар теленә, театрга мәхәббәт уята алдык. Бу – безнең өчен иң зур, кадерле бүләк», – диде ул. 

Кичәнең тантаналы  өлешен Илфат Әскәров үзе алып барды. Шәкертен котларга РФның атказанган артисты, Г.Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллин, бергә укыган курсташ артистлары да килде. Популяр эстрада җырчысы Руслан Кираметдинов та юбиляр һәм аның кунакларына үзенең иң матур җырларын бүләк итте.

Курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тә Чаллы театры артистлары турында:

«Бер спектакль генә куйсам да, бу театрның талантлы артистлары белән эшләү рәхәт булды», – диде. 

Юбилярга бүләкләр, шул исәптән акча салынган бик күп конвертлар да бүләк иттеләр.

«Юбилей гаилә бәйрәме кебек, бик рәхәт, күңелле узды», – ди Илфатның хатыны, артистка Чулпан Әскәрова.  

Фото: Чулпан Әскәровадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей мәдәният театр Кыйммәтле бүләк