Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бакчаларына автобуслар йөри башлады

1нче май – Чаллы бакчачылары өчен икеләтә сөенеч. Яз һәм хезмәт бәйрәмен алар үз кишәрлекләрендә үткәрә ала, ә анда барыр өчен бүген автобуслар йөри башлады.

Халидә Фәсхетдинова тумышы белән Чирмешән районыннан. Бакчалары “Прикамье” ширкатендә. Башка вакытта машина белән илтүче тормыш иптәше бүген эштә икән. 
“Өйдә нишләп ятасың? Аллага шөкер, бакча бар. Бәрәңге дә чәчәбез, помидор да утыртабыз, кыяры, кишер, суган, башкасын. Мунча да бар, менә кое казырга торабыз, чиста су да булсын дибез. Җирне яратам мин, эшләргә яратам. Без бит авыл балалары – эшләп үскән, бакча карап” ди Халидә апа.


 Шәһәрдәшебез Валентина Солтанова бакчага баргач, терелүен әйтте:”Өйдә ыңгырашып көне буе йөрисең, аннары кыш көне тазарасың, ә җәй көне бакчада һавасы да башка, чәчкәләргә карап соклансаң да тереләсең. Эше авыр булса да анда рәхәт” ди ул.  “Йолдыз” ширкатенә барырга дип иртәнге 7 тулганчы ук автостанция янына килеп баскан. 
“Кишер, чөгендер, суган – бөтенесе бакчадан. Пенсия акчасына күпме сатып алып була? Быел суган 38 сум, бу бит башка сыймаслык нәрсә. Балаларга да булышам – олы улым үлде, апның семьясы бар. Без шуның өчен әби бит инде. Пенсиядән оныкларга туган көннәргә, күчтәнәчләргә “тамызып” булса да өлеш чыгарабыз, үзебез бакчадан ашыйбыз” дип уртаклашты әңгәмәдәшем. 

Автобус килгәнне бакча күршеләре белән бергәләп көтәләр. Якынрак урыннан бакча  бәяләрен дә сөйләшеп алдылар. “Ике миллионнан артык. Дөрес, аның өе, мунчасы бар,  ә бакчасы минекеннән артыгы түгел – бәясен күргәч, егылып китә яздым. ”Восход”, “Дизелист”та да өч миллионлыклар – якын килешлек түгел” ди Валентина ханымның танышлары. 
Тагын бер зарлары – автобуста урын булмау. Иртәнге сәгатьләрдә утырып булмый, 9ар кеше басып кала идек - “Ромашка”, “Чулпан”, “Автозаводец” ширкатьләренә кеше аеруча күп бара, ди олы яшьтәге шәһәрдәшләребез.


Алар фикеренчә, мәсьәләне хәл итү өчен рейсларны арттыру кирәк. “Иртән ике, көндез һәм кич берәр рейс ясасыннар иде. Ял көннәрендә кимрәк булса да ярый, андый вакытта машиналары белән баручылар күп була.  Без инде бакча рәисенә дә әйттек.  Аннары сәгать 9дагы рейс безнең өчен бик соң. Автобус белән барып җитеп, урамга менгәнче су бирә башлыйлар, киемнәрне алыштырырга да өлгермибез” ди бакчачылар.


Аларның мөрәҗәгатен истә тотачакбыз дип ышандырды “Альтекс” компанияләр төркеменең башкарма директоры Ленар Уразбахтин.  Аның әйтүенчә, расписание, рейслар саны былтыргы кебек калган, бәяләр генә үзгәргән. “Автостанциядән 9 автобус, Кызыл Чаллыдан 6, Мегастройдан 2, 51нче комплекстан 3 автобус йөри.1 километр өчен 2 сум 4 тиеннән исәпләнелә. Шәһәр буйлап 30 сум, былтыр 20 сум иде.

Пассажирларның үтенечен истә тотып, иртәгәдән бераз үзгәрешләр кертәчәкбез.  Кайбер маршрутларда 2 майдан эш көннәрендә рейслар ял көннәренә караганда күбрәк булачак” дип аңлатты җитәкче. 

Бакчачылык ширкәтләренә автобуслар 30 сентябрьга кадәр йөриячәк.

Автобусларның расписаниесе монда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев