Чаллы балалар бакчалары да гуманитар ярдәм җыя
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балалар бакчалары да гуманитар ярдәм җыя

Азык-төлек тулы тартмалар Белгород өлкәсенә җибәреләчәк.

Гуманитар ярдәм җыюга Чаллы балалар бакчалары да кушылды. Тәрбиячеләр белән ата-аналар азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары җыйды. Гуманитар ярдәм Белгород өлкәсенә җибәреләчәк. Әлеге изге гамәлдә һәркем катнаша ала. Моның өчен Академик Рубаненко урамы буенча урнашкан 7нче йортта килергә кирәк. Эшләү вакыты сәгать 08:00 дән 17:00гә кадәр.

Фотолар шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев