Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов: “Яшьләрнең күбесе пятачокта кавышып, гаилә корган»

Шәһәрнең Җиңү паркында бу җәйдә инде өченче тапкыр «Шәһри Чаллы»дан - пятачок» бәйрәме үтте.

Чаллы һәм КАМАЗ төзелешенә җыелган яшьләрнең 80 проценты пятачокларда танышып, гаилә корган. Әлеге тарихи факт хакында бүген Җиңү паркында үткән чираттагы "Шәһри Чаллы"дан - пятачок" бәйрәмендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов хәбәр итте. 

"Сез Чаллыбызның күркәм традициясен кире кайтарып, яшьлекләрен данлыклы төзелеш белән бәйләгән шәһәрдәшләребезне янә бергә җыйдыгыз. Аларга 40-50 елдан соң кабат очрашу, аралашу, кавышу мизгелләре бүләк иттегез. Бу аларның намуслы хезмәте өчен үзенә күрә бер хөрмәт билгесе. Зур рәхмәт сезгә", - дип хис-тойгылары белән уртаклашты пятачок сәхнәсеннән җитәкче. 

Мәгълүм булганча, "Шәһри Чаллы" редакциясе шәһәр мәдәният идәрәсе белән берлектә, 1970-1990 елларда популяр булган пятачокларны узган ел янә яңартып җибәрә. Җәйге айларда ачык һавада үтүче әлеге чараларның һәркайсына 1 меңгә якын кеше җыела. Анда үзешчән сәхнә осталарыннан алып, татар эстрадасының иң популяр артисларына кадәр халык белән бергә җырлый, бии, күңел ача. 

Бу юлы пятачок сәхнәсендә "ТНВ" каналында чыгучы "Җырлыйк әле" тапшыруының алып баручылары, талантлы дуэт Алинә һәм Азат Кәримовлар балкыды. Алар тамашачыларны татар телендә генә түгел, русча һәм итальянча да җырлап куандырды. Хәния Фәрхи репертуарыннан да берничә җыр бүләк итте.

Кунаклар үзләре дә күчтәнәчсез калмады. Аларга спонсорларыбыз исеменнән затлы чәйнек һәм бер капчык шикәр комы тапшырылды. "Элек 50 кг писүк бирсеннәр өчен колхоз басуында 7 рәт чөгендер алырга кирәк иде. Аллаһка шөкер, заманалар үзгәрде. Хәзер менә җырлап кына алабыз", - дип шаяртты Азат. 
 

Чарадан тулы репортажны  "Шәһри Чаллы"ның 9 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев