Чаллы Башкарма комитетында яңа җитәкче
Ул гомуми бүлекне җитәкли.
Чаллы Башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе һәм гомуми бүлек башлыгы итеп Азат Касимов билгеләнде.
Ул 1991 елның 21 маенда Чаллыда туган. 2014 елда Казан Федераль университетында «Оешма менеджменты» белгечлеге алган.
Хезмәт юлын банкта экономист булып башлап җибәргән, салым инспекциясендә, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлегендә эшләгән.
2018 елдан Башкарма комитетның төрле бүлекләрендә хезмәт куйган. Соңгы 4 елда җирне файдалану һәм яшел үсентеләрне саклауне контрольдә тоту бүлеген җитәкләгән.
Фото хакимиятнең матбугат хезмәтеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев