Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы блогеры Дания Дәүләтьянованың кызына Һиндстанда һөҗүм иткәннәр

Полиция чакыртырга теләгәч, отель хезмәткәре аңа: “Чакыртма, алар сиңа наркотик ташлап, үзеңне гаепле итеп калдырырга мөмкин”, - дип куркыта.

Айгөл Һиндстанның Гоа штатына ял итәргә барган булган. Дуслары үзләренең йортлары янында арендага фатир алырга тәкъдим итсәләр дә, куркынычсызрак булыр дип кунакханәгә урнаша. 

Күңелсез вакыйга көндез башлана. Айгөл яшәгән бүлмәдә суыткыч эшләми башлый. Менеджерга шалтыраткач, ул электрик җибәрә. Анысы, официант булып эшләүче хезмәткәрне ярдәмгә чакырып, суыткычны икенчесенә алыштыра. Шул вакытта егетләрнең күзе караваттагы кошелекка төшә. 

Төнге 12ләр тирәсендә йокларга яткач, Айгөл ишек йозагында ачкыч белән казынуларын ишетеп ала. Ялгышканнардыр, дип моңа игътибар итми. Тавыш тукталмагач, барып ишекне ачса – көндез суыткычны алыштырган ике егет басып тора. Алар хуҗаның бүлмәдә булуын көтмәгән, күрәсең, бик аптырап кала: “Суыткычыгыз эшлиме?” дип сорый. Айгөл ишекне 2 йозакка бикләп йокларга ята. 

Төнге 3ләр тирәсендә ул тагын тавышка уяна – егетләр бу юлы тәрәзәдән керә. Айгөл, караваты янында утырган кешене күреп, бик нык куркып, кычкыра башлый. Егетләрнең берсе аның кулларын тота, икенчесе авызын каплый. Үз-үзен сакламакчы булып, Айгөл аның кулын тешли. Ызгыш вакытында кызның теше тамыры белән килеп чыга. Отель хезмәткәрләре бүлмәдән чыгып кача. 

Танышларына ярдәм сорап шалтыратмакчы булса да, төнлә Айгөлгә беркем дә җавап бирми. Бүлмәсенә керергә курыкканга, ул дуслары килгәнче 3 сәгать буе урамда, отель территориясендә утырырга мәҗбүр була. Полиция чакыртырга теләгәч, рус телен белгән бер хезмәткәр, аны бу уеннан баш тартырга үгетли: “Чакыртма, алар сиңа наркотик ташлап, үзеңне гаепле итеп калдырырга мөмкин”, - дип куркыта.

Соңрак, дуслары белән киңәшләшеп, ул шулай да полиция чакырта. Егетләрне яраланган бармак буенча табалар, алар гаебен таный. Отель хуҗасы исә гафу үтенми, хәтта кыз егетләрне үзе чакырган, дигән ялган сүз тарата. "Бу хәл бер атна элек булды, әлеге вакыт эчендә алар хәтта минем хәлемне дә сорамады. Ә хөҗүм булган төнне табиб чакыртасы урында: "Кайгырмагыз, берни дә булмаган ич", - дип йокларга кереп китте" дип искә ала Айгөл. 

 Шунысы да бар, туристлар әйтүенчә, бу илдә караклык киң таралган. Әгәр кеше сәламәтлегенә зыян килмәсә, хокук сакчылары мондый вакыйгаларны тикшереп тә тормый. 

"Шәһри Чаллы" хәбәрчесенә Айгөл үзенең бүгенге көндә көчле стресс кичерүен, авыр хәлгә дучар булган хатын-кызлар белән эшләүче Россия оешмасыннан психолог белән онлайн эшләвен дә әйтте. "Һөҗүм иткән төнне мин куркыныч төш күрәм дип уйладым. Ахыргача, уянырмын да барысы да тәртиптә булыр дип көттем. Шоктан хәтта тешемнең юклыгын да башта сизмәдем, кан күргәч кенә тәнемне, йөземне тикшереп чыктым. Хәзерге вакытта мин кисәк тавыштан сискәнеп китәм. Үзем генә йокларга ята алмыйм, ярый әле дусларым һәрчак янымда", - ди шәһәрдәшебез.

Айгөл Дәүләтьянова безнең хезмәттәшебез, журналист. Бүгенге көндә ул зыян күргән теше һәм казналыгы өчен отельдән матди компенсация таләп итә, хокук сакчыларыннан документлар көтә. 

Полиция дә тикшерү вакытында номердагы тәрәзәләрнең ябылмавын, ул каттагы видеокүзәтү камераларының идәнгә каратылган булуын күреп, гаҗәпкә кала. Алар барысын да ачыкларга сүз бирә. Аралашырга Айгөлнең инглиз телен яхшы белүе ярдәм итә.

Бу хәлне белгәч, аңа Чаллыдан бер турист кыз :“Декабрь аенда Гоага баргач, минем бүлмәгә дә кергәннәр иде”, - дип язган.

Башкалар да моңа охшаш хәлләр булуы турында яза. Күпләр бу хакта әйтергә курка, ояла икән. Айгөл хатын-кызларны кисәтеп, чит илгә ялгыз бармаска киңәш итә.

Без исә үз чиратыбызда бу вакыйганы күзәтеп барачакбыз.

Чаллы блогеры Дания Дәүләтьянова хакында БИРЕДӘ укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев