Чаллы делегациясе министр белән хушлаша
Яңалыклар тасмасы

Чаллы делегациясе министр белән хушлаша

Соңгы юлга озатырга кемнәр барган?

Бу минутларда Казанда ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу мәрасиме бара. Әлеге чарада мэр Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге Чаллы делегациясе дә катнаша. 

Марат Садыйков белән хушлашырга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев, 5нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насретдинов, психо-неврология диспансеры баш табибы Венера Бутлеровская һәм башкалар китте.

Матәм чарасы Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара мәгълүмат үзәгендә бара. Хушлашу мәрасименә РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың килүе дә көтелә.

Марат Наил улын Тынычлык бистәсе зиратында җирлиләр.  


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига балалар матәм

Нет комментариев