Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы дикторы бизнесменнарны сөйләшергә өйрәтә

Өй шартларында үзеңнең сөйләмеңне матурайтып буламы?

Тормышта, эштә нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәң дә, дөрес сөйли белмәсәң, кадерең булмый, сине ишетмиләр. Кешенең йөзе һәм сөйләме – аның визит карточкасы. Татар халкында юкка гына: «Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел», – дип әйтмиләр. Кешенең сөйләменнән, тел байлыгыннан шәхес турында күп мәгълүмат белергә мөмкин: нинди тәрбия алган, белеме нинди, эше кайсы өлкәдә һ.б.  Шәһәрдәшебез Роза Хәбибуллина күпләргә сөйләм телен көйләп җибәрергә ярдәм итә. Роза үзе 10 ел дәвамында Чаллы телевидениесендә «Яңалыклар» тапшыруын алып бара. Әңгәмәдәшең сине ишетсен өчен ничек сөйләшергә? Өй шартларында үзеңнең сөйләмеңне матурайтып буламы? Бу сорауларга әңгәмәбездә ачыклык кертербез.

- Роза, мондый кызыклы эш белән ничек шөгыльләнә башладың? Бу идея ничек туды?
- 2021 елда авыр, озак чирдән соң әни үлеп китте. Мин төшенкелеккә бирелмәс өчен төрле курсларга язылдым. Нутрициология, «Останкино» мәктәбе курсларын уздым. Шуннан соң «ЛитРес» платформасында китапларны укып, укучыларга  аудиоформатта  тәкъдим итә башладым. Биредә дикция өстендә эшләргә кирәк. Матур сөйләм курслары уздыру идеясе күптәннән бар иде. Икетуган апам чәчтараш булып эшли.  Ул төрле семинарлар алып бара. «Миңа матур сөйләшергә, сорауларга җавап бирергә кирәк, өйрәт әле!», – дип, мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, апам белән бу курсларын башлап җибәрдек. Ирем, бертуган апам да кушылды, әкренләп кеше җыелды.  

- Кайсы өлкәләрдә эшләүчеләр сиңа мөрәҗәгать итә? Аларга ни өчен матур сөйләшү мөһим?
- Курсларга хуҗабикәләрдән алып бизнес вәкилләренә кадәр йөриләр. Оешма директорлары, блогерлар, сәламәт туклану өлкәсендә эшләүчеләр. Хәзерге заманда бик күп кеше бизнес алып бара, яки берәр нәрсә җитештерә. Товарыңны сату өчен матур, кызыксындырырлык итеп сөйли белергә кирәк.

Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев