Чаллы егете җиңел һәм акчалы эшкә урнашкан
Телефоннан гына утырасы.
"Лайк"лар куясы һәм маркетплейс товарлары астына комментарийлар гына язасы. Акчасы күп булачак дип вәгъдә иткәннәр. 24 яшьлек шәһәрдәш күп уйламый ризалашкан. Килешү юк. Эшкә алучы белән күзгә-күз карап сөйләшү дә юк. Барысы да онлайн режимда. Егет шул ук көнне эшкә керешкән. Тора-бара аңа яңа биремнәр бирә башлаганнар. Маркетплейс товарларын үз акчаңа сатып алып, яңа бәядән куярга кушканнар. Егет 140 мең сум акчасын керткән. Процент та, үз акчасы да юк. Моңарчы элемтәдә булган менеджер да юкка чыккан. Мошенникларга эшкә урнашканын аңлагач, егет хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән.
Җинаять эше кузгатылды. Җиңел эш тәкъдим итүчеләрнең Мәскәү, Дагыстан Республикасында теркәлгән номерлар буенча шалтыратулары гына билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев