Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы экологлары чүплекләр ачыклады

Тикшерү халык мөрәҗәгатьләре буенча үткәрелгән

ТР Экология министрлыгына “Халык контроле” системасы аша Чаллы шәһәрендәге санкцияләнмәгән чүплекләр турында мөрәҗәгатьләр килә. Кама буе идарәсе инспекторлары күрсәтелгән урыннарга чыга.

Беренче чүплек шәһәрнең Үзәк районында теркәлгән.  45 кв.м. мәйданда зур ташлар, таш ватыклары. Участокның хуҗасы юридик зат, аңа әлегә кисәтү генә җибәрелгән. Эшмәкәр территорияне җыештырырга тиеш.

Икенче чүплек Чаллы шәһәре чигендә ачыкланды. Хокук бозу мәйданы - 64 кв.м.  Чаллы башкарма комитетына шулай ук кисәтү җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев