Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре фигуристка Камилә Вәлиевага чәчәкләр җибәрде

“Бернигә дә карамастан якташыбызны талантыннан мәхрүм итү мөмкин түгел”, - ди Руслан Нигмәтулин.

Чаллы бизнесмены Руслан Нигъмәтулин Татарстан эшмәкәрләре исеменнән Россия спортчысы, фигуралы шуу остасы, дөнья чемпионы Камилә Вәлиевага чәчәк бәйләме җибәрде. Ул моны теләктәшлек йөзеннән башкарды. “Бернигә дә карамастан  якташыбызны талантыннан мәхрүм итү мөмкин түгел”, - ди ул. 

Мәгълүм булганча Спорт арбитраж суды Вәлиеваны 4 елга ярышларда катнашудан мәхрүм итте. 17 яшьлек спортчы допинг (тыелган матдә) куллануда гаепләнә. Нәтиҗәдә безнең ил командасы яулаган алтын медальләр дә гамәлдән чыгарылды. Суд карары игълан ителгән көнне Камилә телеграм каналында хисләрен белгерткән видео урнаштырды. Ул анда йөрәк ярасы турындагы җырга бии.

Фото Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев