Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы фатирларына җылылык кайчан биреләчәк?

«Без җылылык сезонына әзер торачакбыз», - ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев җылылык сезонына әзер торырга кушты. Аның әйтүенчә, фатирларга җылылыкны 4 сентябрьда ук җибәргән чаклар булды. Хәзер дә урамда түбән температура. Кичләрен салкынча. 

«4 сентябрьда җылылык җибәрергә кирәк була икән, без аңа әзер булачакбыз», – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Бүгенге көндә шәһәрдә җылылык торбаларын гидравлик сынауның бишенче этабы бара. Ул 12 августка кадәр дәвам итәчәк. 222 күпфатирлы йорт, 22 мәктәп, 26 балалар бакчасы, 2 медицина учреждениесе кайнар судан аерылды. Опрессовканың соңгы этабы, алтынчысы август ахырында тәмамланачак.  

Исегезгә төшерәбез, башкарма комитеты карары буенча җылылык иң беренче чиратта социаль объектларга җибәрелә. Иң ахырда - йортларга. Урамда һава температурасы 5 көн рәттән +8 торса, фатирлар торбаларына кайнар су җибәреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев