Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы филармониясе иҗат сезонын ачты

“Энергетик” мәдәният сараенда шәһәрнең профессиональ музыка коллективлары чыгыш ясады.

Филармониянең иҗат сезонын ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул әлеге проектка рухи, финанс һәм оештыру ягыннан ярдәм кирәклеген,шулай да аның уңышка ирешәчәген әйтте. “Чаллыда яшәүчеләр нәрсәгә тотынса да булдыра, чөнки бездә талантлы кешеләр яши”, - диде мэр. 

Концертта вокал осталары - Казан консерваториясендә белем алучы Динар Шәрәфетдинов (Дәниф Шәрәфетдиновның улы), Элина Сафина, Алсу Идрисова бар иде. Тамашачылар игътибарына татар, рус, чит телдәге композицияләр  тәкъдим ителде. Аларны Ирек Фәйзрахманов җитәкчелегендәге милли уен кораллары оркестры, Эльвира Федорова җитәкчелегендәге “Наигрыш” халык уен кораллары ансамбле, “Визит” эстрада-джаз оркестры башкарды. 

Филармония директоры Нәфисә Әхмәтшина милли уен кораллары оркстрының инде 9 ноябрьдә Орган залында яңа программа белән чыгыш ясаячагын хәбәр итте.  

 

Филармония директоры Нәфисә Әхмәтшина: «Сынаулар чыныктырды»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев