Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы һәм Түбән Кама мәктәпләрендә - буллинг

Конфликтлы очраклар Татарстанның 8 учреждениясендә булган.

ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Дәүләт Советы сессиясендә яшүсмерләр арасында буллинг очраклары турында сөйләде. Конфликтта катнашучылар белән очрашулар Татарстанның сигез учреждениесендә, шул исәптән Чаллының «Өмет» мәктәбендә һәм Түбән Кама районындагы мәктәп-интернатта узган. Ике объект та сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен каралган.

Казан учреждениеләрендә алты укучыны эзәрлекләү очрагы теркәлгән: 7нче мәктәп-интернатында, 153нче мәктәптә һәм 138нче, 213нче балалар бакчаларында, 182нче лицейда, «Волна» спорт мәктәбендә.
Сәрия Сабурская 2023 елда Чаллыда булган укучыны эзәрлекләү очрагын да искә алды. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Гадәттән тыш хәл балалар һәм яшүсмерләр өчен каралган "Асылташ"  социаль приютында теркәлгән. Укучылар төркеме малайны аяклары белән типкәли. "ваемсызлык" (РФ Җинаять кодексының 293 нче маддәсе) буенча җинаять эше кузгатылды. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец ул вакытта инцидентны үз контроленә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев