Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап уза торган яңа юл 60 процентка әзер

Бүгенге көндә Чаллы елгасы аша күпер төзелә.

Түбән Каманы һәм Чаллыны урап уза торган юл төзелешенең өченче этабында ясалма корылмаларның техник әзерлеге 60 процент тәшкил итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты «Волга-Вятскуправдор»ның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бүгенге көндә Чаллы елгасы аша күпер, юл үткәргеч һәм ике транспорт чишелеше төзелә.

Күпер салу кысаларында белгечләр җиде терәк куйганнар, ригельләр, утырту корылмалары, подферменниклар урнаштырганнар һәм корылманың балкаларын ясарга керешкәннәр. Белгечләргә барлыгы 21, 24 һәм 33 метр озынлыктагы 66 җыелма тимер-бетон балка монтажларга туры киләчәк. Күпердә цинкланган тимердән ясалган барьер, коймалар һәм ясалма яктырту урнаштырылачак.

Моннан тыш, 80 процент җир япмасын төзү буенча да эшләр башкарылган. Сезон ахырына кадәр 65 процент асфальт салырга планлаштыралар. Эшләр юл үткәргечләрдә дә алып барыла.

Чаллы елгасы аша күпер озынлыгы 166 метр тәшкил итәчәк.

фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш