Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучылары - җиңүче

Алар әдәби әсәрләр бәйгесендә призлы урыннар яулады.

Бүген "Казан утлары" журналы үткәргән "Мәйдан - батырлар өчен" әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар. Ул Казанда "Ак барс" спорт сараенда Муса Җәлил исемендәге республика көрәш турнирын ачу тантанасында булды. Җиңүчеләрне Марат Готыф улы Әхмәтов бүләкләде. 

Чаллы берлеге бу көрәштә сынатмады. Повесть номинациясендә беренче урынны Айгөл Әхмәтгалиева алды. Әсәр танылган көрәшче Фазыл Әхмәтҗанов турында. "Рәкыйп Хәмитов. Копченый" повесте белән икенче урынга Лилия Гыйбадуллина лаек булды. Шулай ук кызыксындыру бүләге белән Түбән Камада яшәп иҗат итүче өлкән язучы Фәтхулла Абдуллин бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге язучылар