Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы – иң чиста шәһәр

Автокала быел да иң чиста шәһәр икәнлеген раслады.

Казанда «Экояз – 2026» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында «Шәһәр округлары» номинациясендә Чаллы беренче урын алды.
 Санитар-экологик икеайлыкка һәм бәйгегә 1 апрельдән-31 майга кадәр дәвам иткән акциядән соң нәтиҗә ясадылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте бинасында узды. 
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлаховка бүләк тапшырды.
Сүз уңаеннан, язгы ике айлыкта Чаллыда өмәләр уздырылды, скверлар, парклар, яр буйлары тәртипкә китерелде. Агачлар, чәчәкләр утыртылды. Бу эштә шәһәрдәшләр, хезмәт коллективлары, студентлар, мәктәп укучылары, волонтерлар катнашты. Нәтиҗәдә Чаллы Татарстанның иң чиста, иң төзек шәһәре дип табылды. 
Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысларында үткәрелде.
Фото ТР Хөкүмәте матбугат хезмәтеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге җиңүче Чаллыга-400