Чаллы инспекторлары: «Сөйләме аңлашылмый, үзе арлы-бирле килә»
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторлары: «Сөйләме аңлашылмый, үзе арлы-бирле килә»

Шәһәрдә лаякыл исерек ир-атны тоттылар.

Төнге сәгать 2:25тә Минзәлә трактында инспекторлар лаякыл исерек ир-атны тотты. Аңа 38 яшь. "Алкоголь исе аңкып тора, сөйләме аңлашылмый, үзе арлы-бирле килә иде", ди Чаллы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре. Ир-ат алкогольгә тикшеренү үтүдән баш таркан. 

Инспекторлар әйтүенчә, ул узган ел  исерек килеш тотылып, 4 елга машина йөртү таныклыгын алдырткан. Бу юлы аны "Электротехнический" полиция бүлегенә озаттылар. Җинаять кодексы буенча хөкем итәчәкләр. "Киа Рио" автомобиле штрафстоянкада.   

Исегезгә төшерәбез, январь башында Чаллыда яшәүче бер ир-ат алкоголь аркасында машинасыз калды. Суд карары буенча дәүләт милкенә күчте. Монда яздык.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев