Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-атның машинасын тартып алдылар

Моннан тыш, аңа башка җәза төрләре дә билгеләнде.

Алкоголь аркасында Чаллыда яшәүче ир-ат машинасыз калды. Шәһәр судында автомобилен конфискацияләү турында карар чыгарылды. Ир-ат моңарчы исерек килеш руль артына утырып тотылган була. Штраф салына, таныклыгын алдырта. Тик ул кабат язымышын сыный: алкоголь кулланып, машинага утырып чыгып китә. Бу юлы инспекторлар протокол белән генә чикләнми, эшне судка җибәрә. 

Шофёр кеше гаебен тулысынча таныды. Хөкемдар аңа 180 сәгатьлек өстәмә эшләр билгеләде. 2 ел дәвамында машина йөртү белән бәйле эштә хезмәт итәргә ярамаячак. «Мицубиси Каризма» автомобиле дә дәүләт милкенә күчәчәк. Суд карары әлегә тулы көченә кермәде, ди шәһәр судының матбугат хезмәте. 

Фото Чаллы судының матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев