Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләренә затлы бүләкләр тапшырдылар

Генерал-полковник Александр Лапин зурларга сораган.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев соңгы айда 2 тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтте. Анда баруы, шәһәребез ир-егетләре белән очрашуы турында ул эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде. Мэр «Север» гаскәрләр төркеме командующие, генерал-полковник Александр Лапин белән дә очрашкан. Генерал-полковник хәрбиләргә һәрдаим ярдәм итеп торучы эшмәкәрләрне зурлавын сораган.

Наил Мәһдиев ТР Дәүләт Советы депутатлары Николай Атласов, Руслан Нигъмәтулин, Марсель Мингалимовка, РФ сенаторы Геннадий Емельяновка, «Татарстан логистикасы һәм автоташу» буенча коммерцияле булмаган партнерлык ассоциациясе» призединты Михаил Левашовка, «Союз-Регион» компанияләр төркеме» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Андрей Ляпуновка рәхмәт хатлары һәм Командир сәгатьләре тапшырды. 

«Рәхмәтемне белдерәм. Хәрби операция зонасына җибәрелгән кирәк-яраклар күпме гомерләрне саклап кала. «Север» группировкасыннан, барлык рядовойлардан зур рәхмәт», – диде мэр. 

Фото шәһәр хакимиятеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев