Чаллы кешеләре исерек килеш машина йөртүчене тотарга булышты
Исерек килеш руль артына утыручыга нинди җәза яный?
Чаллыда яшәүчеләр телеграммдагы «Пьяные водители Набережных Челнов» төркеме аша ГАИ инспекторларына исерек килеш руль артына утыручыларны табарга ярдәм итәләр.
Мәсәлән, 10 февральдә 21 сәгать 06 минутта чатка исерек килеш Лада Гранта машинасын йөртүченең Мәскәү проспекты буенча хәрәкәт итүе турында хәбәр итәләр.
Нәтиҗәдә машина йөртүчене токарлыйлар. Ул 1993 елгы ир-ат булып чыга. Медицина тикшерүеннән баш тарта. Аңа карата беркетмә төзелә, машинасы штраф стоянкага җибәрелә.
Аңа 45 000 сум штраф һәм 1, 5-2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.
ГАИ Чаллы халкына мондый хезмәттәшлек өчен рәхмәтле.
Исерек килеш руль артына утыру очракларын яисә юл йөрү кагыйдәләрен бозу күрсәгез, телеграмм каналга языгыз яисә 112, 02, 8(8552)51-18-14 (ГАИның дежур бүлеге) телефоннарына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев