Чаллы кибетләрендә иртән алкоголь саталармы?
Рейдлар дәвам итә
Чаллының Комсомол районы администрациясе белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы рейд үткәрде. Тикшерүнең төп максаты — хәмер сату кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау.
Рейд барышында тыелган вакытта (иртәнге якта) алкогольле эчемлек сату факты теркәлде. Әлеге хокук бозу Ямашев бульварындагы 4а/32 адресы буенча урнашкан кибеттә ачыкланган.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ җаваплылык чаралары күрелә. Район территориясендә мондый канун бозуларны булдырмау һәм тыю буенча эш туктамаячак, рейдлар даими рәвештә үткәреләчәк, дип аңлаттылар белгечләр.
Игътибар!
Әгәр сез дә кибетләрдә хәмер сату кагыйдәләре бозылуына (тыелган вакытта сату, балигъ булмаганнарга сату һ.б.) шаһит булсагыз, Комсомол районы администрациясенең оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
📞 Элемтә өчен телефон: 71-36-55.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев