Чаллы көрәшчеләре Татарстан мөфтияте кубогын яулады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре Татарстан мөфтияте кубогын яулады

Ярышлар ахырында милли көрәш һәм кул көрәше буенча җиңүчеләр арасында хаҗга юллама уйнатылды.

31 октябрьдә Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә Татарстан мөфтияте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча мөселман яшьләренең XVII Россиякүләм турниры узды. Быелгы ярышлар Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче «КамАЗ» йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланды. Турнирда Татарстан, Башкортстан һәм Дагыстаннан 85тән артык спортчы катнашты.

Ярышлар милли көрәштә 60 кг-га кадәр, 70 кг-га кадәр, 80 кг-га кадәр, 90 кг-га кадәр, 100 кг-га кадәр һәм аннан да авыррак үлчәү категорияләрендә узды. Җиңүчеләр дип түбәндәге көрәшчеләр табылды: 60 кг-га кадәр – Рүзил Ганиев (Әлмәт); 70 кг-га кадәр – Җәмил Ибраһимов (Чаллы); 80 кг-га кадәр – Инзил Ильясов; 90 кг-га кадәр – Марат Кәримов (Әлмәт); 100 кг-га кадәр – Илгиз Дәүләтгәрәев (Тукай районы); 100 кг-нан югары – Заман Эльбеков (Алабуга).

Кул көрәшендә 70 кг-га кадәр, 85 кг-га кадәр һәм 85 кг-нан авыррак үлчәү категорияләрендә ярышлар узды, шулай ук 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар (ветераннар) өчен яңа категория өстәлде. 70 кг-га кадәр авырлык үлчәвендә Лотфулла Садуллоев (Казан) беренче урынны алды. 85 кг-га кадәр авырлык үлчәвендә Түбән Камадан Шамил Хәкимов җиңүче булды. 85 кг-нан авыррак үлчәү категориясендә беренче урынны Чаллыдан Магомед Нуцалханов яулады. Ветераннар арасында Казаннан Вазыйх Садыйковка тиңнәр булмады.
Ярышлар ахырында милли көрәш һәм кул көрәше буенча җиңүчеләр арасында хаҗга юллама уйнатылды. Затлы бүләккә ветераннар арасында кул көрәшендә җиңүче Казан спортчысы Вазыйх Садыйков лаек булды. Ә Татарстан мөфтияте кубогы жюри карары белән Чаллы командасына тапшырылды.
 


дин һәм тормыш хаҗга юллама

Нет комментариев